IT-компаниянең аккредитациясен расларга өлгерегез

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Яңа кагыйдәләр буенча ИТ-компанияләр ел саен дәүләт аккредитациясен расларга тиеш. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза биреп эшләп була. Быел форма 12 майдан 1 июньгә кадәр ачык булачак.

Шунысы мөһим, барлык аккредитацияләнгән ИТ-компанияләр, шул исәптән ташламалар алучылар да, 20009 кодын күрсәтеп, салым серен тәшкил итүче мәгълүматны ачуга ФНСка ризалык бирергә тиеш. Югыйсә алар аккредитациясен югалтачак. Ризалык бирмәгән яки хаталар белән гариза биргәннәргә Цифрлы үсеш министрлыгы Дәүләт хезмәтләренә һәм электрон почтага хәбәр җибәргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International