ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы өстенлекле бурычларының берсе - республика халкына тулы кыйммәтле, сыйфатлы һәм уңайлы хезмәт күрсәтү. 19 июльдә Министрлар Кабинетында «Татарстан Республикасының яңа электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре турында» дигән брифинг булып узды, анда ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин бу өлкәдәге яңалыклар турында җентекләп сөйләде.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр вәкилләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде. Катнашучылар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне цифрлы рәвешкә күчерү проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталында махсус бүлек эшли башлады, анда балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә тиешле ярдәм чаралары җыелган.


13
май, 2020 ел
чәршәмбе

Агымдагы ел башыннан алып, узган дүрт айда ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында 110,2 млн электрон сервис күрсәтелгән.​


12
май, 2020 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәкләр офисларының 13 апрельдә билгеләнгән махсус эш форматы саклана.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Коронавирус йогышы таралган чорда «Минем документлар» офисларына хезмәт алу өчен яраклылык вакыты чыккан паспорт белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.


20
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

20 апрельдән Татарстан КФҮ өч яшькә кадәрге балалар өчен 5000 сум күләмендә түләү өчен гаризалар кабул итә башлады. «Минем документлар» офисларында хезмәт алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталына алдан язылып куярга яки 8(843) 222-06-20 телефоны буенча учреждение колл-үзәге операторы аша моны эшләргә кирәк.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 25 төргә кадәр хезмәт күрсәтүне электрон форматта рәсмиләштерергә мөмкин. Шуларның 8е - дәүләт хезмәтләре һәм 17се - муниципаль хезмәтләр.


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы һәм Татарстан Республикасы җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында беренче чиратта төзекләндереләчәк парклар, скверлар, мәйданнар, урамнар һәм башка территорияләрне сайлау буенча онлайн-сораштыру эшли башлады.


12
февраль, 2019 ел
сишәмбе

2018 елда «Халык инспекторы» мобиль кушымтасына юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турында 80 меңнән артык мөрәҗәгать юллаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча аларның 70% ы административ хокук бозулар турында карарлар чыгарылган, бозучыларга штрафлар салынган. Кушымта эшләү дәверендә (2014 елның ноябреннән) аңа 200 меңнән артык гариза кергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International