Татарстанлылар «онлайн» режимында 2020 елга беренче чираттагы төзекләндерү объектларын билгелиләр

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы һәм Татарстан Республикасы җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы кысаларында беренче чиратта төзекләндереләчәк парклар, скверлар, мәйданнар, урамнар һәм башка территорияләрне сайлау буенча онлайн-сораштыру эшли башлады.

Исегезгә төшерәбез, узган ел мондый сораштыру беренче тапкыр уздырылган иде. Онлайн тавыш бирү нәтиҗәләре нигезендә Татарстан Республикасында 49 объект 2019 елга төзекләндерү программасына кертелгән иде.

Сервистан файдалану өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында "сораштыру" бүлегендә авторизацияләнергә кирәк. Респондентлар иң өстенлекле территорияләрне – парклар, скверлар, мәйданнар,  урамнарны – тәкъдим ителгән вариантлардан сайлап ала, шулай ук үз тәкъдимнәрен күрсәтә ала.

Узган елдагы кебек үк, тавыш бирү адреслы булачак, ягъни муниципаль район халкы бары тик үз районы территориясе өчен генә тавыш бирә алачак. Бу исә әлеге территориядәге җәмәгать киңлекләрен карап йөрүчеләрнең һәм халыкның шәхси фикерен алырга мөмкинлек бирәчәк.

Казан халкы шәһәрнең һәр районы буенча иҗтимагый киңлекләрне сайлый алачак. Тавыш бирүдә катнашучыларга Татарстанның 191 объекты тәкъдим ителәчәк. 

Сораштыру 2019 елның 15 нче апреленә кадәр дәвам итәчәк, аның 2020 елда төзекләндерү өчен территорияләр исемлеге төзеләчәк, шул исәптән социологик сораштырулар һәм узган иҗтимагый фикер алышулар нәтиҗәләрен исәпкә алып.

Фото: park.tatar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International