татарстанлылар 25 санлы хезмәтне ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерә алалар

2020 елның 24 марты, сишәмбе

ТР Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 25 төргә кадәр хезмәт күрсәтүне электрон форматта рәсмиләштерергә мөмкин. Шуларның 8е - дәүләт хезмәтләре һәм 17се - муниципаль хезмәтләр.

Коронавирус пандемиясе тирәсендә килеп туган хәл татарстанлыларны инфекция таралу куркынычын киметү өчен үз йортларында калырга мәҗбүр итә. Бу катлаулы шартларда гадәттәге эшләрнең күбесе, шул исәптән хезмәт алу да, республика кешесенә читтән торып эшләргә туры килә.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталы барлык кирәкле хезмәтләрне дистанцион рәвештә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Моның өчен гади татарстанлыга ноутбук һәм Интернетка керү генә кирәк.

Сезнең уңайлылык өчен без Сезгә ТР Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин булган 25 санлы хезмәт исемлеген тәкъдим итәбез.

8 дәүләт хезмәте ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы карамагында. Бу:

  1. Мәктәпкәчә оешмаларда баланы караган өчен ата-аналар түләвенең бер өлешен компенсацияләүне билгеләү;
  2. Татарстан Республикасында хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат;
  3. Балага айлык пособие билгеләү;
  4. Пенсионерларга йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләү;
  5. Инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар;
  6. Күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташламалар;
  7. 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк балалары булган, шул исәптән тәрбиягә бала алган гаиләләрдән унсигез яшькә җиткәнче, мәктәп укучыларына һәм студентларга юл йөрү өчен айлык субсидия билгеләү;
  8. 18 яшькә кадәрге, шул исәптән тәрбиягә бала алган гаиләләрдән 6 яшькә кадәрге бала өчен дару чаралары сатып алу өчен субсидия билгеләү.

Моннан тыш, Казан халкы шулай ук дистанцион рәвештә 17 төр хезмәт ала ала:

  1. Җир эшләрен башкаруга ордер (рөхсәт) бирү;
  2. Тышкы мәгълүмат чараларын урнаштыру проектын килештерү (паспорт);
  3. Агач һәм куаклар кисүгә, кронлаштыруга яки утыртуга рөхсәт бирү;
  4. Архив белешмәләрен, архив өземтәләрен, архив фондлары буенча архив документларының күчермәләрен бирү һ. б.;
  5. Адресларны бирү, үзгәртү һәм юкка чыгару;
  6. Төзелеш белән бәйле булмаган эшләр өлешендә объектның архитектура-шәһәр төзелеше йөзен килештерү;
  7. Реклама конструкциясен урнаштыру һәм эксплуатацияләүгә рөхсәт бирү;
  8. Дәүләт яки муниципаль милектә булган җирләрдән яки җир кишәрлегеннән файдалануга рөхсәт бирү;
  9. Автомобиль юллары буенча хәрәкәтне вакытлыча чикләүгә яисә туктатуга рөхсәтләр (күрсәтмәләр) бирү;
  10. Муниципаль милектәге җир кишәрлеген аукцион формасында үткәрелә торган сатуларда җир кишәрлеген сату юлы белән милеккә бирү;
  11. Җирле әһәмияттәге автомобиль юлларыннан файдаланучыларга автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат бирү;
  12. Муниципаль милекне арендалау буенча гамәлдәге килешүне өзү;
  13. Казан шәһәренең муниципаль милкен арендага бирү;
  14. Муниципаль берәмлек мөлкәтен түләүсез файдалануга тапшыру;
  15. Муниципаль милектә булган су объектларын һәм (яки) аларның өлешләрен файдалануга бирү турында карарлар бирү;
  16. Муниципаль учреждениеләргә, муниципаль казна предприятиеләренә оператив идарә итү хокукында һәм муниципаль унитар предприятиеләргә хуҗалык алып бару хокукында муниципаль милекне рәсмиләштерү (беркетү);
  17. Милек реестрыннан өземтә бирү.

Шул ук вакытта, 2019 елда күрсәтелгән санлы хезмәтләрнең гомуми саны 300 000 билгедән артып китте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International