Республика КФҮ үз эшен аерым режимда дәвам итәчәк

2020 елның 12 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасында күпфункцияле үзәкләр офисларының 13 апрельдә билгеләнгән махсус эш форматы саклана.

«Минем документлар» офисларының эш тәртибе Татарстан Республикасында яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында Министрлар Кабинетының Гамәлдәге карарына кертелгән үзгәрешләр нигезендә кабул ителде.

Шулай итеп, документ нигезендә, КФҮ офисларында республика халкын бары тик кирәкле хезмәт алу өчен документларны электрон рәвештә бирү мөмкинлеге каралмаган очракларда гына кабул итәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, татарстанлылар, өйдән чыкмыйча гына, 296га якын дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне ТР Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша рәсмиләштерә ала.

Шулай ук, үзәк офисларында кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына башкарылачак. Кабул итүгә гаризаны 8 (843) 222-06-20 телефон номеры буенча калдырырга яки ТР Дәүләт хезмәтләре порталында электрон чиратта язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International