Татарстан халкының цифрлы үткәргечләр сервисында теркәлү узганда күрсәтелгән шәхси мәгълүматлары булган База махсус комиссия барында бетерелде.
Татарстан Республикасында гомуми изоляция чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускларны рәсмиләштерү буенча сервис эшен туктатты. Система гамәлдә булган вакытта берничә төп санны тәкъдим итәбез.
Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен 1 апрельдә башланган санлы үткәргечләр сервисы 12 майдан туктатыла.
Республика халкының күп санлы үтенечләре белән бәйле рәвештә, зиратка бару максаты буенча көненә СМС хәбәрләр җибәрү саны артты.
Бүгенге көндә республикада яшәүчеләр 4 нче максат буенча – «зиратларга бару» - өйдән чыгу өчен 8 меңнән артык санлы пропуск сораган.
Биш ял көне дәвамында республика халкы гомуми изоляция чорында өйдән чыгу өчен 2 млн 133 меңнән артык санлы пропуск сораган.
Татарстанда 6 майдан зиратларга бару өчен цифрлы үткәргечләр булачак. Тиешле үзгәрешләр ТР Министрлар Кабинетының 30 апрельдә чыккан карары белән кертелгән.
65 яшьтән узган республика халкы дачага чыгу өчен үз-үзеңне изоляцияләү урыннарыннан чыгарга мөмкин. Үз-үзеңне изоляцияләү режимына тиешле үзгәрешләр РФ Министрлар Кабинетының 2020 елның 29 апрелендәге 349 номерлы карары белән кертелгән.
Республика цифрлы үткәргечләр сервисында йорттан үз - үзеңне изоляцияләү чорында чыгу өчен яңа, уникенче максат - ачык һавада спорт белән шөгыльләнү барлыкка килде. Яңа максатны эшләтеп җибәрү турында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сөйләде.
Татарстанда гамәлдә булган цифрлы үткәргечләр системасына үзгәрешләр кертелде: гомуми изоляция чорында дачага чыгу өчен рөхсәтләрне рәсмиләштерү өчен чикләүләр өлешчә бетерелде.