Татарстанда Цифрлы пропусклар системасы гамәлдән чыгарыла

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен 1 апрельдә башланган санлы үткәргечләр сервисы 12 майдан туктатыла.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның 31.03.2020 ел, № 240 карарын үз көчен югалткан дип тану турында тиешле документка кул куелды.

Исегезгә төшерәбез, апрель аеннан Татарстанда Цифрлы үткәргечләр системасы эшли башлады, ул республика халкына кирәк булган очракта, үз-үзеңне изоляцияләү урыннарыннан китәргә мөмкинлек бирә. Әлеге сервис Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге һәм Ак Барс банкның санлы командасы белән берлектә Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы тарафыннан эшләнде.

Сервис эше дәверендә анда 1 млн 700 меңнән артык татарстанлы теркәлгән. Гомумән алганда, йорттан чыгу өчен 13 миллионнан артык рөхсәт бирелгән. Моннан тыш, системадан 4 меңгә якын үзмәшгуль кеше теркәлгән: алар 31 меңнән азрак санлы пропуск соратып алган.

Шулай итеп, 12 нче майда цифрлы пропусклар сервисы эшен туктатачак. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, система гамәлдә булган чорда татарстанлыларның шәхси мәгълүматлары белән база бетереләчәк. Базаның юк ителүе турында без өстәмә хәбәр итәрбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International