Татарстанда махсус комиссия катнашында цифрлы үткәргечләр мәгълүматлары базасын юк иттеләр

2020 елның 15 мае, җомга

Татарстан халкының цифрлы үткәргечләр сервисында теркәлү узганда күрсәтелгән шәхси мәгълүматлары булган База махсус комиссия барында бетерелде.

Исегезгә төшерәбез, 12 майдан гомуми изоляция чорында өйдән чыгу өчен кирәк булган санлы үткәргечләр системасы эшен туктатты. Сервис гамәлдә булган вакытта анда 1,7 миллионнан артык татарстанлы теркәлгән. Гомумән алганда, чыгу өчен 14 млн.га якын рөхсәт бирелгән.

Мәгълүмати системалардан бетерү махсус комиссия катнашында барды. Аның составына түбәндәге вәкилләр керде :

  • Министр урынбасары - Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны координацияләү бүлеге башлыгы Алексей Бычков;
  • Ак Барс банк - мәгълүмат куркынычсызлыгы департаменты директоры Вячеслав Яшкин һәм мәгълүмати технологияләр департаменты директоры Тимур Колескин;
  • ТР буенча Роскомнадзор идарәсе - персональ мәгълүматлар өлкәсендә законнарның үтәлешен тикшереп тору һәм күзәтү бүлегенең баш белгече;
  • Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкиле.

Юк итү барышында күрсәтелгән сервис эшен тәэмин итүче программа продуктлары һәм операцион системалары тулысынча бетерелде. 

Гомумән алганда, уеннан чыгару процедурасы ике сәгать вакытны алды. Ул ике этапта узды: беренчесе - мәгълүматлар базасын бетерү, ә икенчесе - системаны җәелдерүне юкка чыгару.

Соңыннан шәхси мәгълүматларны юк итү турында дүрт яклы актка кул куелды.

Әйтергә кирәк, цифрлы пропусклар системасы гамәлдә булган чорда татарстанлыларның барлык шәхси мәгълүматлары ышанычлы якланган иде. SMS-мәгълүмат системасы узган ел Ак Барс банкы төзегән һәм «Персональ мәгълүматлар турында» Федераль закон таләпләре буенча аттестацияләнгән ABCloud хосусый болытында җәелдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International