Көненә 4 нче максат буенча СМС җибәрү саны артты

2020 елның 8 мае, җомга

Республика халкының күп санлы үтенечләре белән бәйле рәвештә, зиратка бару максаты буенча көненә СМС хәбәрләр җибәрү  саны артты.

Хәзер татарстанлылар бу максат буенча көнгә 2 СМС җибәрә ала. Һәр рөхсәттә юлга вакыт бирелә: зиратка кадәр 1 сәгать һәм кире өйгә кадәр 1 сәгать.
Әлеге максаттан атнага 1 тапкыр файдаланып була.

Гигиена кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында исегезгә төшерәбез: битлек киюне, бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар киюне онытмагыз һәм дистанцияне башка кешеләр белән саклагыз. Сезне өйдә ешрак калуыгызны сорыйбыз.

2020 елның 7 маенда 21:00 сәгатькә барлыгы 67 меңгә якын пропуск бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International