ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2021 ел
җомга

Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ICL ДК оештырган «Глобаль ИТ-үзгәрешләр: кешеләр акылында, тормышта, бизнеста» ITSF 2021 форумының пленар утырышында катнашты. Цифрлы министрлык башлыгы дәүләт идарәсенең цифрлы моделен булдыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.


21
июнь, 2021 ел
дүшәмбе

Усад авылындагы «ICL» технопаркы мәйданчыгында компанияләр төркеме хезмәткәрләрен бүләкләү һәм ICLның 30 еллыгы алдыннан иң яхшы проектларны бүләкләү тантанасы узды. Мактаулы бүләкләрне Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин тапшырды.


25
май, 2021 ел
сишәмбе

24-25 июньдә Казанда ел саен үткәрелә торган XIV ITSF–2021 санлы форумы узачак, анда мәгълүмати технологияләр өлкәсендә 100 дән артык әйдәп баручы эксперт катнашачак. Конференцияне ICL компаниясе төркеме оештыра. Быел чара компаниянең 30 еллыгын бәйрәм итү эгидасы астында узачак.


25
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Аутсорсинг профессионалларының халыкара ассоциациясе дөньяның иң яхшы компанияләренең яңа исемлеген бастырып чыгарды. ICL Services (ICL ГК керә) янә лидер статусында хезмәт күрсәтүче (The Leader Judging Size category) унлыкка керде.


20
февраль, 2021 ел
шимбә

ICL компанияләре төркеме «КидСпейс» балалар шәһәрендә ИТ-индустриягә багышланган пространство башлап җибәрде.


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Татарстанның "ICL Services" компаниясе аутсорсинг профессионаллар халыкара ассоциациясе (IAOP) версиясе буенча The Best of the Global Outsourcing 100 рейтингында янә дөньяның иң яхшы аутсорсинг компанияләре исемлегенә керде.


27
март, 2020 ел
җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усад авылына эш сәфәре барышында ICL компанияләре төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм «Иннополис» МИЗны үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Анда ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ. б. катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International