ICL «КидСпейс»та ИТ-һөнәрләрнең яңа станциясен ачты

2021 елның 20 феврале, шимбә

ICL компанияләре төркеме «КидСпейс»балалар шәһәрендә ИТ-индустриягә багышланган пространство башлап җибәрде.

Ачылу тантанасында Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев, ICL генераль директоры Евгений Степанов һәм глобаль хезмәт күрсәтү үзәге (GDC/ICL Services) директоры Сергей Соловьев катнашты.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, мондый киңлекне ачу цифрлы өлкә белән мавыккан балалар өчен менә дигән мәйданчык булып кына калмыйча, киләчәктә аларга яхшы ИТ-белгечлек алырга мөмкинлек бирүче башлангыч күнекмәләрне дә үстерергә ярдәм итәчәк.

Станциядә 6 яшьтән алып 14 яшькә кадәрге балалар кирәкле ИТ-һөнәрләр белән танышачак һәм үзләрен цифрлы белгечләр ролендә сынап карый алачак. Биредә алар кушымталарның ничек эшләнүен, компьютер модельләре җыелуын, техник ярдәм күрсәтелүен һәм башка бик күп ит-дөньяны таныйлар. Укыту мавыктыргыч уен формасында төзеләчәк.

«Хәзерге заман балалары кызыксынучан, бүген Цифрлы технологияләр мәсьәләсендә беркайчан да югалып калмыйлар. Безнең станция ярдәмендә һәр егет һәм кыз, динамик технологияләр дөньясына чумып, үзебез өчен бик күп яңа нәрсәләр ачар, һәм, бәлки, бүген үк, IT — паркка юл сайлар дип өметләнәбез», - дип билгеләп үтте ICL Services компаниясе директоры Сергей Соловьев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International