Усад авылындагы «ICL» технопаркы мәйданчыгында компанияләр төркеме хезмәткәрләрен бүләкләү һәм ICLның 30 еллыгы алдыннан иң яхшы проектларны бүләкләү тантанасы узды. Мактаулы бүләкләрне Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин тапшырды.
Чарада шулай ук ICL ГК җитәкчесе Виктор Дьячков, Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, Татарстан предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов һ. б. катнашты.
"Шушы 30 ел эчендә ICL компанияләре төркеме Россиянең иң уңышлы һәм эре ИТ-компанияләренең статусын раслады һәм дәвам итә. ICL хезмәткәрләре тарафыннан төзелә торган күпсанлы проектлар һәм эшләнмәләргә илебез чикләрендә генә түгел, чит илләрдә дә ихтыяҗ зур. Бу көнне компаниянең бөтен командасына яңа уңышлар, амбициоз бурычлар һәм киләчәк үсеш өчен бетмәс - төкәнмәс драйв телим", - дип билгеләп үтте цифрлы министрлык башлыгы котлау чыгышында.
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының Мактау грамотасын министр кулыннан алдылар:
Үз чиратында Виктор Дьячков «Ел проектлары» һәм «Ел профессионаллары» номинацияләре кысаларында бүләкләр тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, быел ICL оешуга 30 ел тулуны билгеләп үтә. Юбилей эгидасы астында 24-25 июньдә компания XIV ITSF Club 2021 санлы форумын үткәрәчәк. Чара үз мәйданында ИТ-базарның төп 100 уенчысын, бизнесны цифрлы трансформацияләү өчен җавап бирүче ИТ-департамент җитәкчеләрен һәм профессионалларны берләштерәчәк.
ITSF Club 2021 кысаларында зур мәгълүматларга, ясалма интеллект технологияләренә, агымдагы ИТ-трендларга, киберкуркынычсызлыкка һ. б. багышланган түгәрәк өстәлләр һәм дискуссияләр узачак.
Һәр теләгән кеше форумга реаль вакытта кушыла ала: форум онлайн-сайтта трансляцияләнәчәк – https://itsecurityforum.ru/translation.