ICL компанияләр төркеменең эш нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды

2020 елның 27 марты, җомга

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Усад авылына эш сәфәре барышында ICL компанияләре төркеме эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм «Иннополис» МИЗны үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Анда ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һ. б. катнашты.

Бүгенге көндә ICL-республиканың алдынгы ИТ-компанияләренең берсе, ул үз тармагында тулы спектрлы хезмәт күрсәтә. Алар арасында: ИТ-аутсорсинг, консалтинг һәм программа белән тәэмин итү, системалы интеграция, проектлау һәм инженерлык системаларын булдыру.

Шул ук вакытта «ICL» "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты кысаларында 11 меңнән артык җайланма, ә "Мәгариф" илкүләм проекты өлешендә 5 меңнән артык җайланма җитештерелде һәм куелды.

Киңәшмә ахырында ICL Директорлар советы рәисе Виктор Дьячков киңәшмәдә катнашучыларга 2022 елда Казан территориясендә яңа масштаблы 19 катлы технопарк ачу буенча компаниянең планнары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International