"ICL Services" компаниясе аутсорсинг буенча дөнья лидерларының беренче унлыгына керде

2020 елның 26 декабре, шимбә

Татарстанның "ICL Services" компаниясе аутсорсинг профессионаллар халыкара ассоциациясе (IAOP) версиясе буенча The Best of the Global Outsourcing 100 рейтингында янә дөньяның иң яхшы аутсорсинг компанияләре исемлегенә керде.

ICL Services беренче тапкыр рейтингка әле дүрт ел элек үк эләккән. 2020 елда ICL барлык критерийлар буенча алдынгы позицияләрне били һәм "лидерлар" категориясенә кертелгән бердәнбер россия компаниясе булды.

Рейтингны төзүчеләр билгеләп үткәнчә, компаниянең өстенлекләренең берсе - ул Татарстанда урнашкан, анда ИТ-өлкәне үстерү һәм ИТ-стартаплар булдыру өчен яхшы шартлар булдырылган.

The Best of the Global Outsourcing 100 - бу еллык рейтинг, ул әйдәп баручы аутсорсинг хезмәтләре белән тәэмин итүчеләрне билгели. Рейтингка керү критерийлары арасында: күләме һәм үсеше, клиентлар фикерләр, бүләкләр һәм сертификатлар, инновацияләр программасы, корпоратив һәм социаль җаваплылык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International