Аутсорсинг профессионалларының халыкара ассоциациясе дөньяның иң яхшы компанияләренең яңа исемлеген бастырып чыгарды. ICL Services (ICL ГК керә) янә лидер статусында хезмәт күрсәтүче (The Leader Judging Size category) унлыкка керде.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, компания "даими камиллеккә омтылуны күрсәтә һәм аутсорсинг индустриясендә уңышның нигезе булып тора".
ICL Services инде күп еллар аутсорсинг профессионаллары рейтингына керә һәм Microsoft мәгълүматы буенча Россиядә лидер статусында бердәнбер компания булып тора.
Аутсорсинг ассоциациясе фикеренчә, исемлеккә бүгенге лидерлар гына түгел, ә бәлки хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыру масштабларына һәм аларның базардагы өлешенә карап, индустриянең үсеп килүче йолдызлары да кертелгән. Шунысы игътибарга лаек, бәяләүне эре заказчылар башкара, алар үз тармагында тәэмин итүчеләр компетенциясен, клиентлардан кире элемтәне, клиент табышына йогынты ясый торган инновацион программаларны гамәлгә кертүне һәм корпоратив социаль җаваплылыкның сыйфатын анализлый.
"Кулланучыларны, хезмәт күрсәтүчеләрне берләштереп һәм соңгыларының эш нәтиҗәлелеген бәяләп, IAOP ассоциациясе югары максат – бизнесның сервис моделен яхшырту. "ICL Services" компаниясе инде алтынчы тапкыр иң яхшы провайдерлар рәтендә танылды, бу аның бу процесста актив роле турында сөйли", - дип үз фикере белән уртаклашты ICL Services компаниясе директоры Сергей Соловьев.