ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда Цифрлаштыру елы, республикада ИТ-тармак ничек үсә?  Җомга көнне, 13 майда, Татарстан Онлайн программасының турыдан-туры эфирында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясаячак.


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

22 апрельдә 16:30 сәгатьтә югары технологияләр өлкәсендәге  «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасының санлы трансформация үзәге җитәкчесе вазыйфасына ачык конкурс сайлап алуының финал сынаулары узачак.


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

"IT - яңа нефть. Татарстан Республикасында IT-үсеше һәм IT-өлкәдә үзеңне ничек гамәлгә ашыру турында". Бу темага бүген 14:00 сәгатьтә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белән #Татарстан-Онлайн программасының туры эфиры булачак. Трансляциягә республиканың «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында кушылырга мөмкин.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин КЦК-КТИТС студентлары өчен ясалма интеллектка һәм машина белән укытуга багышланган санлы дәрес үткәрәчәк. Теләге булган һәркем дәрескә кушыла ала: дәреснең турыдан-туры трансляциясе Министрлык сайтында һәм техникум сайтында 14:15 сәгатьтә башлана.


7
август, 2020 ел
җомга

Бүген югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында технопарк җитәкчесе вазыйфасына ачык конкурсның финал сынаулары узачак. Сигез дәгъвачы технопаркның үсеш стратегиясен Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллинга тәкъдим итәчәк.


11
май, 2020 ел
дүшәмбе

Булат Җамалиев - «Цифрлы алга китеш» хакатоны җиңүчесе, «Ццифрлы авыл» проектын булдыручы һәм Forbes "30 дан 30га кадәр" исемлегенә номинант, Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил, "Диалог тигез дәрәҗәдә" проекты кысаларында Татарстанда ясалма интеллектны үстерү стратегиясе, "Цифрлы икътисад" милли проекты, Татарстанның социаль-икътисади үсешен арттыручы цифрлы технологияләр кулланып яңа карарлар эзләү, шулай ук үз проектын Россиянең иң якты стартапларыннан берсенә җиткерү турында сөйләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International