Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры ИТ-тармакны үстерү һәм Татарстан Республикасында цифрлаштыру елының барышы турында сөйләячәк

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Татарстанда Цифрлаштыру елы, республикада ИТ-тармак ничек үсә?  Җомга көнне, 13 майда, Татарстан Онлайн программасының турыдан-туры эфирында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин чыгыш ясаячак.

Программа 14: 00 сәгатьтә Татарстан Республикасының ВКонтакте, Одноклассники һәм YouTube платформаларындагы рәсми төркемнәрендә башланачак.

Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларын бирә алачак - Айрат Хәйруллин иң актуаль сорауларга туры эфирда җавап бирәчәк. Ә калган сорауларга программа тәмамланганнан соң җавап биреләчәк. 

Трансляцияне 13 май көнне 14:00 сылтамалар буенча карагыз:

https://vk.com/video-85877975_456242844

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International