ЦҮТ җитәкчесе вазыйфасына конкурсның финал этабы туры эфирда узачак

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

22 апрельдә 16:30 сәгатьтә югары технологияләр өлкәсендәге  «ИТ-парк» технопаркында Татарстан Республикасының санлы трансформация үзәге җитәкчесе вазыйфасына ачык конкурс сайлап алуының финал сынаулары узачак.

Финалистларны яклау туры эфирда узачак, аңа теләге булган һәркем кушыла алачак. Трансляция Цифрлы үсеш министрлыгының рәсми сайтында һәм ведомствоның YouTube-каналында алып барылачак.

Йомгаклау сынауларында кандидатлар Татарстанның цифрлы трансформациясе буенча тәкъдимнәрне тәкъдим итәргә тиеш булачак. Республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин җитәкчелегендәге эксперт жюри алдында барлыгы алты конкурсант чыгыш ясаячак.

Әйтергә кирәк, конкурска Казан, Мәскәү, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдән барлыгы 20дән артык кеше гариза биргән. Иң яшь кандидатка - 34, иң өлкәненә 44 яшь. Алар арасында хатын-кызлар да бар иде, аларның берсе финалга узды һәм иртәгә үз идеяләрен тәкъдир итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы трансформация үзәге республикада 2019 елның ноябрендә Виктор Зубарев җитәкчелегендә эшли башлады, ул «Восход» фәнни-тикшеренү институтына эшкә күчү сәбәпле, бу посттан китте.

Үзәк проект-продукт офисы булып тора,аның төп бурычы - Татарстанның цифрлы экосистемасын булдыру. Үзәкнең иң танылган проектлары арасында «Мин – мәктәп укучысы», «Мин төзим», «Локоло», «Минем субсидияләр», «Забота», мәгълүматлар фабрикасы, санлы үткәргечләр сервисы, телефон роботы Лилия һ. б. дан гыйбарәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International