Татарстан Республикасы яшьләренең цифрлы эшләнмәләре нинди булырга мөмкин?

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Булат Җамалиев - «Цифрлы алга китеш» хакатоны җиңүчесе, «Ццифрлы авыл» проектын булдыручы һәм Forbes "30 дан 30га кадәр" исемлегенә номинант, Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил, "Диалог тигез дәрәҗәдә" проекты кысаларында Татарстанда ясалма интеллектны үстерү стратегиясе, "Цифрлы икътисад" милли проекты, Татарстанның социаль-икътисади үсешен арттыручы цифрлы технологияләр кулланып яңа карарлар эзләү, шулай ук үз проектын Россиянең иң якты стартапларыннан берсенә җиткерү турында сөйләячәк.

11 май 19 сәгатьтә https://www.instagram.com/liga_studentov/ аккаунтында Булат туры эфирда сезнең сорауларыгызга җавап бирәчәк. Көтәбез сезне!

Исегезгә төшерәбез, "Диалог на равных" дискуссион студентлар клублары - яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык проекты, ул  Россия Федерациясе Президенты Указы бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән «Социаль активлык» федераль проекты "Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International