"IT - яңа нефть. Татарстан Республикасында IT-үсеше һәм IT-өлкәдә үзеңне ничек гамәлгә ашыру турында". Бу темага бүген 14:00 сәгатьтә Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин белән #Татарстан-Онлайн программасының туры эфиры булачак. Трансляциягә республиканың «ВКонтакте», «Одноклассники» социаль челтәрләрендә һәм YouTube платформасында кушылырга мөмкин.
Туры эфирда цифрлы ведомство башлыгы сөйләячәк:
Моннан тыш, программа барышында һәр кеше Айрат Хәйруллинга үзен кызыксындырган сорауны да бирә ала. Аларның иң актуаль сорауларына министр турыдан-туры эфирда җавап бирәчәк, ә калган кулланучыларга конкрет сорауларга Министрлык белгечләре программа тәмамланганнан соң җавап бирәчәк.
#ТатарстанОнлайн программасы Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә 2020 елның апреленнән чыга. Әлеге проект кысаларында Татарстанлылар студия кунакларына онлайн режимда үз сорауларын бирә алалар. Программада Татарстанның 20дән артык министр һәм төрле ведомство җитәкчеләре катнашты инде. Ә 2020 елның сентябрендә онлайн-эфирда татарстанлыларның сорауларына Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җавап бирде.
Трансляцияне түбәндәге сылтамалар буенча карарга мөмкин:
https://vk.com/video-85877975_456241921
https://ok.ru/live/3109980413622
https://www.youtube.com/watch?v=VQZn4h6iJF0&ab_channel=TatarstanRepublic