ЯҢАЛЫКЛАР


12
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

16 гыйнвардан 5 февральгә кадәр ил буенча мәктәпләрдә һава торышын фаразлаучы технологияләр буенча «Цифрлы дәрес» узачак. «Цифрлы дәрес» Россия Федерациясенең «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын хуплап гамәлгә ашырыла. Проектны оештыручылар - «Цифрлы икътисад» АКБО, Россиянең әйдәп баручы технология компанияләре белән партнерлыкта Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән. «Яндекс» компаниясе «Цифрлы дәрес» эчтәлеген эшләүче һәм стратегик партнеры булып тора.


15
июль, 2022 ел
җомга

Сберның бушлай программалаштыру мәктәбе - «Мәктәп 21»дә - цифрлы трансформация өлкәсендә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары тарафыннан тәкъдим ителгән проектларны яклау узды. 


22
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Дәүләт ярдәме ИТ өлкәдә, льготалы категориягә карап, 50% тан 100% ка кадәр ташлама белән белем алырга мөмкинлек бирә.


27
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Казанда «Мәктәп 21» кампусында укуның бишенче дулкыны башланды. Кышкы чорда 10 меңнән артык гариза бирелгән һәм 280 иң уңышлы катнашучы төп укуга узган.


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Яндекс Еда, Яндекс Лавка, Яндекс Доставка белән хезмәттәшлек итүче курьерлар хәзер белем бирү программасында катнаша һәм яңа IT-һөнәрләрне үзләштерә ала. Белгечлекләр арасында - тестлаучы, программалар эшләүче, аналитик, дизайнер һәм башкалар. Укулар онлайн - Яндекс Практикум платформасында узачак.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Россия Цифрлы үсеш министрлыгы «Цифрлы һөнәрләр» проектында белем алуга гаризалар кабул итүне игълан итте. Өстәмә ИТ-белемне 50%, 75% ташламалы яки бушлай Россиянең 16 яшьтән өлкәнрәк һәр кешесе белем алырга мөмкин. 


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Беренче төркемнәрне укыту апрель ахырында башланачак. Гаризалар "Россиядә эш" сайтында кабул ителә.

1,5 миллионнан артык мәктәп укучысы һәм студентлар, шулай ук 220 мең укытучы "Цифрлы белем бирү контенты" онлайн-платформасында теркәлгән.


22
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

2035 нче университетның "Цифрлы Һөнәрләр" проекты операторы ИТ-белгечлекләр буенча 2021 нче елның 30 нчы декабренә кадәр укырга гаризалар кабул итүне дәвам итәчәк. Киләсе агым яңа елда ук ачылачак. «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты ярдәмендә гражданнар ИТ-курсларда ярты бәягә укый ала.


9
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Цифрлаштыру министрлыгы «Цифрлы икътисад» милли программасының «Санлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында оештырылган цифрлы икътисад компетенцияләрен бәйсез бәяләүнең ачык сервисын эшләтеп җибәрү турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International