Яндекс курьерларга IT өлкәдә карьера башларга ярдәм итәчәк

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Яндекс Еда, Яндекс Лавка, Яндекс Доставка белән хезмәттәшлек итүче курьерлар хәзер белем бирү программасында катнаша һәм яңа IT-һөнәрләрне үзләштерә ала. Белгечлекләр арасында - тестлаучы, программалар эшләүче, аналитик, дизайнер һәм башкалар. Укулар онлайн - Яндекс Практикум платформасында узачак.

Практикумда курс тәмамланганнан соң, әңгәмә корырга һәм резюме төзергә ярдәм итәчәкләр, шулай ук туры килә торган вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.

Уку июнь аенда башланачак һәм белгечлеккә карап 4-10 ай дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International