Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында 13 ИТ-белгечлек буенча бушлай белем алып була

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы 13 ИТ-белгечлек буенча бушлай белем бирә: компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү; веб-технологияләр; видео җитештерү; график дизайн; CAD инженер дизайны; мәгълүмати кабель челтәрләре; «1С: Предприятие 8» платформасында бизнес өчен ИТ-карарлар; мәгълүмат куркынычсызлыгының эчке янауларыннан корпоратив яклау; мобиль робототехника; бизнес өчен программа чишелешләре; мобиль кушымталар эшләү; челтәр һәм системалы идарә итү һәм электроника.

Тыңлаучылар булырга мөмкин:

  • 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар;
  • бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар;
  • хезмәт мөнәсәбәтләрендә булмаган, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызлар;
  • эшсезләр;
  • эштән китү куркынычы янаган хезмәткәрләр;
  • 35 яшькә кадәрге яшьләр.

Беренче төркемнәрне укыту апрель ахырында башланачак. Гаризалар "Россиядә эш" сайтында кабул ителә 

Белешмәләр өчен телефон: (843) 203-55-55 (өстәмә 203, 233)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International