Россиядә 1,5 миллионнан артык укучы онлайн-курсларны бушлай үтү мөмкинлегенә ия булды

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

1,5 миллионнан артык мәктәп укучысы һәм студентлар, шулай ук 220 мең укытучы "Цифрлы белем бирү контенты" онлайн-платформасында теркәлгән.

Әлеге сервис ярдәмендә студентлар һәм мәктәп укучылары - верификацияләнгән белем бирү контентын сайлау, ә укытучылар - цифрлы белем бирү мохитенең төп компетенцияләрен үзләштерү мөмкинлегенә ия булдылар. Ярты ел эчендә проектка Россиянең 85 төбәгеннән 20 мең мәгариф оешмасы кушылган.

2024 елга барлык гомуми һәм урта һөнәри белем бирү оешмалары уку материалларына бушлай керә алачак.

Проектта 1,3 мең белем бирү курсы тәкъдим ителгән. 2022 елның мартында 40 мең педагог компетенцияләре бәяләнде, дип хәбәр итте Иннополис Университетының цифрлаштыру үзәге җитәкчесе Татьяна Камалетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International