Казанда «Мәктәп 21»: тагын 280 кеше программалаштыруга өйрәнә башлады

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Казанда «Мәктәп 21» кампусында укуның бишенче дулкыны башланды. Кышкы чорда 10 меңнән артык гариза бирелгән һәм 280 иң уңышлы катнашучы төп укуга узган.

Абитуриентлар арасында 27% - студентлар һәм 73% - юнәлеш белгечләре һәм һөнәрне алыштырырга теләгән кешеләр. Уку ел ярымнан өч елга кадәр дәвам итә һәм аны югары уку йортында белем алу белән бергә яисә эшләгән килеш үтеп була. 

Төп укуга эләгү өчен сайтта гариза бирергә, хәтер һәм логикага ике уенны, шулай ук 26 көн дәвам итә торган сайлап алу интенсивын узарга кирәк. Киләсе сайлап алу интенсивлары 2022 елның җәендә башлана, барлыгы өч интенсив: 20 июньдә, 15 августта һәм 12 сентябрьдә узачак.

Укыту программасына, гадәттәгечә, Россиянең эре компанияләрендә уза торган өч айлык стажировка кертелгән. Укучыларның 95% ы стажировка вакытында ук даими эш турында тәкъдим ала һәм Сбер, Сибур, Яндекс һәм башка компанияләрдә эшли.

Илья Мирин, «Мәктәп 21»нең Казан кампусы директоры:

«Бүгенге көндә Казанда кампуста 1000 кеше белем ала. Гадәттәгечә, без «Мәктәп 21» кә карата зур кызыксыну күзәтәбез, бу бирелгән гаризаларның саны ачык күрсәтә – һәр дулкынга уртача 10 меңнән артык гариза кабул ителә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International