Россия Цифрлы үсеш министрлыгы «Цифрлы һөнәрләр» проектында белем алуга гаризалар кабул итүне игълан итте. Өстәмә ИТ-белемне 50%, 75% ташламалы яки бушлай Россиянең 16 яшьтән өлкәнрәк һәр кешесе белем алырга мөмкин.
25 юнәлештә курслар бар: "Python - яңа эш башлаучылар өчен эшләнмә","Мидл фронтенд-разработчик", "Data Science: тәкъдим итү системалары", "Java - эш башлаучылар өчен эшләнмә","Программалар тәэминатларын тестлау нигезләре" һәм башкалар.
Курска язылу өчен, Дәүләт хезмәтләре порталында проектның битендә кызыклы программаны сайларга һәм гаризаны тутырырга кирәк. Документлар тапшыру процессы быел уңайлырак – Дәүләт хезмәтләренә гариза алдан өлешчә тутырылган булачак.
"Цифрлы һөнәрләр" проекты иң кискен проблемаларның берсе - ИТ-кадрлар җитмәүне хәл итүгә юнәлдерелгән. Белем алу нәтиҗәләре буенча программист квалификациясен дә, ИТ-командаларны формалаштырганда кирәк булган арадаш цифрлы һөнәрне дә алырга мөмкин. Курсны тәмамлаучылар үзләренең агымдагы эшләрендә яңа белемнәрен куллана яки эшчәнлек юнәлешләрен алыштыра алачаклар", - дип шәрехли РФ Цифрлы үсеш министрлыгының Программаларны һәм проектларны координацияләү департаменты директоры Татьяна Трубникова.