Республика халкы интернет-кибетләрдән чексыз һәм документларсыз Россия Почтасы ярдәмендә бушлай заказны кире кайтара ала. Сервис сатып алынган товарны почта бүлегендә гадиләштерелгән процедура буенча посылка биреп җибәрергә мөмкинлек бирә. Ел башыннан бирле татарстанлыларга 6 000 тапкыр хезмәт күрсәтелгән.
Яңа ел алды сезонында Россия Почтасы татарстанлыларга бүләк адресатын сөендерсен өчен, ничек дөрес итеп төреп, посылканы җибәрүне искә төшерә.
Россия Почтасы һәм Wildberries - Россиянең иң эре онлайн-ритейлеры - Россиядә һәм чит илләрдә заказлар китерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килештеләр.
Россия почтасы ноябрь уртасыннан башлана торган сату сезонына әзерләнде. Компания чик буе почтасы агымын кабул итәргә һәм ил эчендә оператив рәвештә илтеп җиткерүгә әзер. Кабул ителгән чаралар кыска вакыт эчендә чит ил һәм Россия интернет-кибетләрендә эшләнгән заказларны Татарстан халкына җиткерергә ярдәм итәчәк.
Килеп туган эпидемиологик вәзгыять шартларында Россия Почтасы клиентларның һәм хезмәткәрләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итә торган цифрлы сервисларны актив үстерүне дәвам итә. Почта онлайн продуктлары республика халкына вакытны экономияләргә һәм уңайлы һәм куркынычсыз шартларда хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Халык бердәмлеге көнен - 4 ноябрь һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен - 6 ноябрь бәйрәм итү уңаеннан КФҮ һәм Россия Почтасы бүлекләренең эш графигы үзгәрде.
2020 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасында яшәүчеләр Россия Социаль иминият фонды тарафыннан эшләүче гражданнарга Россия Почтасының якындагы бүлекчәсендә түләнә торган иминият тәэминатын ала алалар. 9 ай эчендә 20 меңнән артык татарстанлы иминият түләүләрен алган.
Республиканың барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә теләсә кайсы банк картасыннан акча алып кына калмыйча, махсус POS-терминаллар ярдәмендә банк картасын да тулыландырырга мөмкин. Бүгенге көндә мондый терминаллар республиканың кечкенә авылларының почта бүлекчәләрендә дә урнаштырылган.
2019 елдан почта җибәрүләрен тапшыру турында электрон хәбәрнамәләр кулланучы Россия Почтасы клиентлары саны 16,5 тапкырга артты. Хезмәт күрсәтүдән файдаланучы эре оешмалар арасында - Югары Суд, Россия Федераль салым хезмәте, Россия Пенсия фонды, шулай ук финанс, иминият һәм башкалар.
Россиялеләр онлайн – сайтта һәм Россия Почтасының мобиль кушымтасы аша вакытлы басмаларга язылуны ешрак рәсмиләштерә башладылар. Беренче яртыеллыкта дистанцион форматта 85,6 млн сумлык подписка рәсмиләштерелгән, бу 2019 елның шул ук чоры күрсәткечләреннән 106% ка артыграк.