Россия почтасы сату сезоны алдыннан эшне көчәйтә

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия почтасы ноябрь уртасыннан башлана торган сату сезонына әзерләнде. Компания чик буе почтасы агымын кабул итәргә һәм ил эчендә оператив рәвештә илтеп җиткерүгә әзер. Кабул ителгән чаралар кыска вакыт эчендә чит ил һәм Россия интернет-кибетләрендә эшләнгән заказларны Татарстан халкына җиткерергә ярдәм итәчәк.

Халыкара юлларны өзлексез эшкәртү өчен Россия Почтасы Big Data белән эшләү моделе һәм технологияләре ярдәмендә төзелгән РФ керү нокталары буенча тәкъдимнәр кулланачак. Бу почта логистикасына йөкләнешне оптималь рәвештә бүлү һәм илтеп тапшыру вакытын кыскартырга ярдәм итәчәк.

Кытай интернет-мәйданчыкларында сатып алучылар үз заказларын тиз арада алсын өчен, Россия Почтасы Кытайдан Россиягә яңа авиация маршрутларын эшләтеп җибәрде, рейслар саны Чанша һәм Ханчжоу шәһәрләреннән 2 тапкыр артты. Кытайдан киткәндә төбәкләр: Төньяк-Көнбатышка, Ерак Көнчыгышка, Урал һәм Үзәк регионга алдан сортировкалау уза.

Почтаны сортировкалау үзәкләрендә оператив эшкәртү өчен Россия Почтасы хезмәткәрләр штатын анализлады һәм өстәмә персонал кабул итте. Таможня органнары белән берлектә компания бик күп йөкләнешләр булган очракта гамәлләр планын эшләгән.

"Яңа ел алды чорында без адресатларга сыйфатлы һәм үз вакытында илтеп җиткерүне тәэмин итү өчен алдан әзерләнә башлыйбыз. Төп йөкләмә логистик почта һәм магистраль сортлау үзәкләренә төшә. Ике сортлау үзәге дә югары әзерлек режимына күчерелде. Моның өчен хезмәткәрләр саны артты, логистика маршрутларын оптимальләштерү буенча масштаблы эш башкарылды, почта алмашу һәм сортировкалау буенча автоматлаштырылган барлык системалар эшләтеп җибәрелде, автотранспорт әзерләнде", - ди «Россия Почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» ФПС директоры Регина Кузнецова.

Тоткарлыксыз җибәрүләр почта бүлекчәләренә эләгә, өстәмә автомобиль маршрутлары барлыкка килә, почта алмашу үзәкләре һәм почта бүлекчәләре арасында рейслар саны арта. Шулай ук компания төбәкара юнәлешләрдә өстәмә транспорт белән тәэмин итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International