Татарстан халкы почта бүлекчәләрендә акчаларын ала алачак

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Республиканың барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә теләсә кайсы банк картасыннан акча алып кына калмыйча, махсус POS-терминаллар ярдәмендә банк картасын да тулыландырырга мөмкин. Бүгенге көндә мондый терминаллар республиканың кечкенә авылларының почта бүлекчәләрендә дә урнаштырылган.

Акча алу өчен клиент картаны җайланмага куя, ә аңа акчаны почта бүлеге хезмәткәре бирә. Шуңа күрә хәзер банкомат яки банк офисын эзләп табу зарурлыгы юк, акчаны картадан алу өчен, аларны якын арада почта бүлегендә алырга мөмкин.

Моннан тыш, банк карталары ярдәмендә почта аша халык газета-журналлар, маркалы, конвертлар, почта ваклап сату товарлары сатып ала, шулай ук посылкалар, бандерольләр, заказлы хатлар һәм башка операцияләр өчен түли ала.

Бүген бөтен ил буенча шундый 55 мең POS-терминал урнаштырылган. Шул ук вакытта аларның 60% тан артыгы зур булмаган шәһәрләрдә һәм авыл җирлегендә урнашкан — бу барлык халык өчен финанс хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеге ягыннан алга бер адым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International