2019 елдан почта җибәрүләрен тапшыру турында электрон хәбәрнамәләр кулланучы Россия Почтасы клиентлары саны 16,5 тапкырга артты. Хезмәт күрсәтүдән файдаланучы эре оешмалар арасында - Югары Суд, Россия Федераль салым хезмәте, Россия Пенсия фонды, шулай ук финанс, иминият һәм башкалар.
2019 елда хезмәт күрсәтүне гамәлгә кертә башлаганнан бирле кулланучылар 1,2 млн электрон хәбәр алган инде. Бүгенге көндә сервис Россия Федерациясенең барлык субъектларында, Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәреннән кала эшли.
«Татарстан Республикасы Югары Суды 2018 елның июленнән «Отправка» онлайн-сервисын куллана. Интуитив интерфейс куллану өчен уңайлы, «Судное» разрядын җибәрү мөмкинлеге зур плюс булып тора», – дип шәрехли Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров.
Тапшыру турында электрон хәбәрнамә - ул кәгазь хәбәрнамәләрнең санлы аналогы, шул ук вакытта аның бәясе гади хәбәрнамәдән 25% ка һәм заказлыдан 70% ка түбәнрәк. Хезмәт күрсәтү стандарт хәбәрнамәнең тулы кыйммәтле скан-күчермәсен алырга мөмкинлек бирә, анда кирәкле барлык мәгълүмат күрсәтеләчәк: кемгә һәм кайчан почта җибәрүе, аның трек-номеры һәм почта җибәрүен тапшыру турында таныклаучы имза.
Хәбәрнамәне күчереп алу өчен pochta.ru порталында хезмәт күрсәтүгә заказ биргәндә яки юридик затның шәхси кабинетында күрсәтелгән телефон номеры буенча авторизацияләнергә кирәк (https://otpravka.pochta.ru). Хәбәрнамәне 6 ай эчендә карарга була. Юридик затлар өчен партия номеры буенча хәбәрнамәләрне күпләп күчереп алырга мөмкин.