Бәйрәм көннәрендә почта һәм КФҮ эш режимындагы үзгәрешләр

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Халык бердәмлеге көнен - 4 ноябрь һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көнен - 6 ноябрь бәйрәм итү уңаеннан КФҮ һәм Россия Почтасы бүлекләренең эш графигы үзгәрде.

Әйтик, «Минем документлар»ның барлык филиалларында бәйрәм алды көннәрендә, 3 һәм 5 ноябрьдә эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартылачак.

3 ноябрь

Казандагы бүлекләр: Заречный, Яңа Савин, Мәскәү, Көньяк, Совет, Дәрвишләр, Юдино һәм Авиатөзелеш бүлекләре 8:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк. Идел буе, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (в.Кулагин ур., 1 йорт), «Салават Күпере» ТКда бүлек - 8:00 дән 19:00 гә кадәр.

Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабугада КФҮ, шулай ук Тукай районында 8:00 дән 19:00 гә кадәр ачык булачак.

Район филиалларында эш көне 3 ноябрь көнне 18: 00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

5 ноябрь

Казандагы бүлекләр: Мәскәү, Көньяк, Совет, Дәрвишләр, Юдино, Авиатөзелеш, «Салават Күпере» ТКда бүлек, Идел буе, Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (в.Кулагин ур., 1 йорт) 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Заречный, Яңа Савин бүлекләре - 8: 00 дән 19:00 гә кадәр.

Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы, Чистай, Нурлат, Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Зәй, Алабугада КФҮ, шулай ук Тукай районында 8:00 дән 17:00 гә кадәр ачык булачак.

Район филиалларында эш көне 5 ноябрь көнне 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

4 һәм 6 ноябрь көннәрендә «Минем документлар» офислары өчен ял көннәре булачак.

Россия Почтасы шулай ук элемтә бүлекләренең эш режимындагы үзгәрешләр турында хәбәр итә.

4 ноябрь Россия Почтасы Татарстан бүлекчәләре өчен ял көне дип игълан ителде. Бәйрәм алды көнендә, 3 ноябрьдә, почта бүлекләре бер сәгатькә иртәрәк ябыла.

Җомга көнне, 6 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Конституциясе Көнендә, почта элемтәсе бүлекләре эшләмәячәк.

Бүлекләрнең эш графигын төгәлләштерергә яки картада якын арада ачык почта бүлекчәсен Россия Почтасының мобиль кушымтасында яки pochta.ru сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International