ЯҢАЛЫКЛАР


19
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

«Халык инспекторы» системасына 2023 елның 5 аенда Татарстан Республикасында яшәүчеләрдән 34 мең гариза килгән.

16 июньдә Казан ИТ-паркында Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы ярдәме белән «Ростех» дәүләт корпорациясе белән хезмәттәшлекне үстерү кысаларында «ИЦ «Баррикады» ҖЧҖ (сәүдә маркасы – «Горизонт ВС»), «Иридиум» АҖ («Иридиум» һәм «Иридиум-РТ» ПК сәүдә маркалары), «НПЦ «МАКС» АҖ (ПК «Звезда» һәм «DeepMail» сәүдә маркалары) продуктлары презентациясе узды. 

МТС, цифрлы экосистема, үзенең ваклап сату челтәрендә видеокүзәтү камераларына ихтыяҗны анализлады. Май аенда товарларның бу категориясенә иң зур кызыксыну теркәлгән: сатулар 2022 елның шул ук ае белән чагыштырганда 2,5 тапкыр арткан. Аналитиклар фикеренчә, үсешнең төп сәбәбе - җәйге яллар вакытында мөлкәтне саклау теләге.


16
июнь, 2023 ел
җомга

Бүген Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында республика хөкүмәте белән "1С" ҖЧҖ арасында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Шулай ук республика хөкүмәте һәм "Элемент" АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

18 июньдә 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы «Хәтер бакчасы» экологик-патриотик акциясе хөрмәтенә төп телебашняда яшел төстәге архитектура-сәнгать яктырткычын кабызачак.


9
июнь, 2023 ел
җомга

Kazan Digital Week-2023 халыкара форумы 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узачак. Масштаблы чараның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, халыкара хезмәттәшлектә Россия Федерациясе лидерлыгының нигезе буларак технологик суверенитетын һәм мәгълүматларның суверенитетын тәэмин итү.


8
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт идарәсе цифрлы нигездә үтстерү,  мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин форумның эшлекле программасында катнашты.


7
июнь, 2023 ел
чәршәмбе

МТС, цифрлы экосистема, «МТС тикшеренүләр» сервисы ярдәмендә укучыларның һәм аларның ата-аналарының киләчәктә һөнәр сайлауга карата фикерләрен өйрәнде.

Журналистлар сорауларына ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстанның Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов, «Таттелеком» ААҖ генераль директоры Айрат Нуретдинов җавап бирде.

3 июньдә Казан шәһәре Башкарма комитетында «Парламент-2030» бөтенроссия яшьләр закон чыгару инициативалары конкурсы лауреатларын бүләкләү узды. Конкурс юбилейлы -10нчы тапкыр үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International