Бүген мәктәп укучылары өчен "Бишне бир!" республика конкурсында 50 җиңүче Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан "Байтик" лагерына җыелды. 5 көн дәвамында укучылар үзләренең технологик проектларын яхшыртачаклар, шулай ук эксперт һәм бизнес-тренер җитәкчелегендә яңаларын булдырачаклар.
Сменада катнашучылар өчен кереш лекцияләрне "«ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк" ДАУ технологик эшкуарлык юнәлеше җитәкчесе Алексей Таранов һәм муниципаль үсеш секторы җитәкчесе Аяз Сәрвәров үткәрә.
"Бишне бир!" республика конкурсы технологик эшкуарлыкны үстерүгә юнәлдерелгән, 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп һәм башка уку йортлары укучылары арасында үткәрелә. Мәктәп укучылары үзләрен мобиль кушымталар ясаучылар һәм проект менеджерлары ролендә хис итә ала, UX/UI дизайны нигезләре белән танышалар, проектны презентацияләү һәм яклау күнекмәләрен ныгыталар. 3 сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль районыннан укучылар район халкының төрле проблемаларын хәл итүче 1000нән артык кушымта булдырды.