МТС, цифрлы экосистема, Big Data МТС үзәге белгечләреннән Мәгълүмат аналитикасы мәктәбен эшләтеп җибәрү турында игълан итә. Кабул итү 24 октябрьгә кадәр конкурс нигезендә уза тест биремен үткән барлык катнашучылар 10 айлык бушлай укулар узачак, ә иң яхшы студентлар МТСка эшкә чакырылачак.
Программа кысаларында студентлар Pythonда алдынгы программалаштыруны өйрәнәчәкләр, классик машина өйрәнү нигезләрен һәм Big Data белән эшләү коралларын үзләштерәчәкләр, иң киң таралган куллану өлкәләрендә: геоаналитикада, тәкъдим итү системаларында, финтехта һәм рекламада ML-модельләр төзү принциплары белән танышачаклар. Курсның барлык укытучылары Big Data МТС үзәгенең гамәлдәге хезмәткәрләре.
Уку онлайн-форматта уза: атнага ике дәрес, практик кейслар чишелеше һәм укытучылардан ревю. Зур мәгълүматлар белән эшләү өчен МТС үз кластерын бирәчәк.
Мәгълүмат аналитиклары мәктәбе студенты булу өчен 24 октябрьгә кадәр гариза бирергә һәм кабул итү сынауларын үтәргә кирәк.
"Безнең курс реаль коммерция кейсларын чишүдә иң актуаль теоретик белемнәрне кулланырга мөмкинлек бирә, ә чыгарылыш укучылары IT-тармакта иң перспективалы юнәлешләрнең берсе – зур мәгълүматларны үстерү белән шөгыльләнә алачак", — диде Татарстанда МТС директоры Марат Шакиров.