Агымдагы елның 7 ноябреннән гражданнарны кабул итү процессын оптимальләштерү сәбәпле, КФҮ офисларының күбесендә яңа эш графигы буенча эшли башлыйлар.
Эш көннәрендә Казанның 11 бүлегендә кабул итү графигы бер сәгатькә арта. Офисларда атна дәвамында кабул итү сәгатьләре төрлечә булачак: өч көн - 8:00дән 18:00гә кадәр, бер көн 10.00 нан 20: 00гә кадәр. Җомга көнне республика башкаласындагы барлык бүлекләр 7:00дән 17:00гә кадәр эшләячәк.
Шимбә көннәрендә Казан үзәкләренә килүчеләр 8:00дән 14:00гә кадәр мөрәҗәгать итә алачак.
Шул ук график буенча шимбә көнне Чаллыда 3 күпфункцияле үзәк эшләячәк.
КФҮнең сигез район филиалында (Азнакай, Аксубай, Баулы, Бөгелмә, Биектау, Яшел Үзән, Нурлат, Чирмешән) сишәмбе көннәрендә эш графигы: 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр.
КФҮнең 18 район филиалында (Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Балтач, Югары Ослан, Чүпрәле, Лаеш, Питрәч, Мөслим, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Спас, Тәтеш, Ютазы, Кама Аланы һәм Җәлил шәһәр тибындагы филиаллар) сишәмбе көнне гражданнарны 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.
КФҮ нең биш район филиалында (Әтнә, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Теләче) гражданнарны кабул итү графигы дүшәмбедән җомгага кадәрге барлык эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр билгеләнәчәк.
Калган көннәрдә һәм шимбә көннәрендә күрсәтелгән район КФҮләрендә кабул итү графигы үзгәрешсез кала.
Күп функцияле үзәккә барганда гражданнарга эш графигы үзгәрү турындагы мәгълүматны исәпкә алырга кирәк.
КФҮ филиалларын кабул итүнең яңа графикларын монда карарга мөмкин.