Татарстан Республикасының 15 торак пунктында «Летай» 2023 елның сентябрендә 24 база станциясен (БС) төзегән һәм модернизацияләгән.
Казанның югары уку йортларын һәм торак массивларын каплаучы база станцияләрен модернизацияләү нәтиҗәсендә мобиль интернет Казан дәүләт аграр университеты һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты студентлары, шулай ук Азино-1 микрорайонында яшәүчеләр өчен хәзер тагын да тотрыклырак. Республика башкаласының Киров һәм Совет районнарындагы йортларда яшәүчеләр өчен дә челтәрнең сыйфат характеристикалары яхшырды: биредә төбәк операторы Кызыл Какшай урамында, Александр Попов урамы һәм Себер тракты киселешендә эшләүче БС сыйдырышлылыгын арттырды.
Челтәрдәге үзгәрешләр республиканың башка районнарында да башкарылды. Мәсәлән, Түбән Кама сәнәгать зонасында һәм Түбән Кама районының Шенгәлче авылында, Яшел Үзәндә «Сандугач агачлыгы» паркы янында база станцияләре модернизацияләнде. Моннан тыш, «Летай» Чаллының 51нче комплексы абонентларына хезмәт күрсәтүче элемтә мәйданчыгын оптимальләштерде, анда киләчәктә өстәмә рәвештә яңа БС төзергә планлаштыралар.