«Математика», «Материаллар белеме һәм материаллар технологияләре», «Электроника, радиотехника һәм элемтә системалары», «Төзелеш» һәм «Физика» юнәлешләре буенча «Мин – профессионал» бөтенроссия студентлар олимпиадасының йомгаклау этабының финаллары башлана. «Мин – профессионал» - «Россия мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе . Олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты кысаларында 8-11 сыйныф укучыларына, колледж һәм техникум студентларына заманча программалау телләрен өйрәнү мөмкинлеге тәэмин итү буенча «Киләчәк коды» проекты гамәлгә ашырыла.
МТС, цифрлы экосистема, 2023 елның дүртенче кварталында Россиядә Telegram мессенджерын куллануны анализлады. Платформаны куллану буенча миллионлы шәһәрләр арасында беренче урынны Казан Петербург белән бүлеште, ә ил буенча мессенджерга ихтыяҗ буенча җиденче урында тора.
Мәктәп укучыларына «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проекты максатларында «Цифрлы ликбез» белем бирү проекты кысаларында дәрес оештырылды. Дәресне ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Тимур Ашуралиев үткәрде.
Бүген «База» креатив индустрияләр үзәгендә стартап-берләшмә һәм бизнес вәкилләре өчен белем бирү чаралары узды. Чаралар Татарстан Республикасы муниципаль районнарында ИТ эшкуарлыкны үстерү һәм ИТ-паркның филиал мәйданчыклары эшчәнлеген популярлаштыру кысаларында уздырылды.
15 апрельдән 30 апрельгә кадәр Татарстан халкы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирә алачак. Тавыш бирүдә 274 иҗтимагый киңлек һәм бөтен Татарстан буенча 1550 ишегалды территориясе тәкъдим ителә.
«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.
18 мартта «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүенең ун еллыгы уңаеннан республиканың баш телебашнясында архитектура-сәнгать яктыртуын кабызачак.
14 мартта 19: 00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк криптополигонында «Татарстан шәһәрләрен цифрлы инновацияләр ничек үстерә» дигән дискуссия узачак. Ул Enter интернет-журналының «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында узачак.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Студентлар стартабы» грантларын алуга конкурс игълан итте, гаризаны 2024 елның 15 апреленә кадәр тапшырырга мөмкин.