«Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм проекты кысаларында 8-11 сыйныф укучыларына, колледж һәм техникум студентларына заманча программалау телләрен өйрәнү мөмкинлеге тәэмин итү буенча «Киләчәк коды» проекты гамәлгә ашырыла.
Иннополис университеты «Киләчәк коды» проекты кысаларында бушлай белем бирүне тәэмин итүче оешма булып тора.
Өч өстәмә гомуми белем бирү программасы буенча бушлай белем алу мөмкинлеге бар:
Уку онлайн форматта уза. Аттестацияне уңышлы узган катнашучыларга программаны үзләштерү турында сертификат бирелә. Иннополис университеты курсларын узган вакытта, мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү студентлары өчен, информатика һәм һөнәри юнәлеш бирү буенча БДИ һәм ТДИ мәсьәләләрен тикшерү турындан өстәмә вебинарлар үткәреләчәк.
Катнашучылар Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлә ала, урыннар саны чикләнгән.