«Студентлар стартабы» грантлар конкурсына гаризалар кабул ителә

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы «Студентлар стартабы» грантларын алуга конкурс игълан итте, гаризаны 2024 елның 15 апреленә кадәр тапшырырга мөмкин.

Сайлап алу «Университет технология эшкуарлыгы платформасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә, ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин тарафыннан расланган 42 стратегик инициатива исемлегенә керә.

2024 елда үзләренең проектын гамәлгә ашыруга 1 млн сумнан алып 2 мең студент грантлар алачак – бу узган ел белән чагыштырганда 500гә күбрәк. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде.

"Хөкүмәт технологик эшкуарлыкны көчәйтүгә аерым игътибар бирә. Фәнни эчтәлекле стартаплар илнең технологик суверенитеты мәсьәләләрен хәл итә ала, аңа ирешүне безгә Президент Владимир Путин йөкләде. "Университет эшкуарлыгы платформасы" федераль проектының масштабы елдан-ел арта бара: 2024 елда инде 2 мең студент билгеләнәчәк, алар 1 млн сум ала алачак. Быел Россия икътисады өчен мөһим булган өлкәләрдә: ясалма интеллекттан һәм станоклар төзүдән алып микроэлектроникага һәм БПЛА тармагына кадәр проектларга ярдәм итүгә басым ясалачак", – дип билгеләп үтте вице-премьер.

Конкурста бакалавриат, белгечлек, магистратура һәм аспирантура студентлары, шул исәптән чит ил гражданнары катнаша ала. Проектлар җиде тематик юнәлешнең берсенә туры килергә тиеш: цифрлы технологияләр, медицина һәм сәламәтлекне саклау технологияләре, химия технологияләре һәм яңа материаллар, яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре, биотехнологияләр, ресурсларны саклаучы энергетика, иҗади индустрияләр.

«Студентлар стартабы» конкурсының операторы - Инновацияләргә ярдәм фонды. Проектны гамәлгә ашыруның ике елында 2,5 мең проект сайлап алынган. 

«Студентлар стартабы» конкурсына гаризалар кабул итү 2024 елның 15 апреленә кадәр дәвам итәчәк. 

Тулырак мәгълүмат конкурс сайтында һәм конкурс турында нигезләмәдә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International