ИТ-паркта «Татарстан шәһәрләрен цифрлы инновацияләр ничек үстерә» дискуссиясе узачак

2024 елның 13 марты, чәршәмбе

14 мартта 19: 00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк криптополигонында «Татарстан шәһәрләрен цифрлы инновацияләр ничек үстерә» дигән дискуссия узачак. Ул Enter интернет-журналының «Шәһәр модераторлары» программасы кысаларында узачак.

Спикерлар һәм кунаклар республика халкы тормышын нинди цифрлы проектлар уңайлырак итүе, көн саен аларга көнкүрештә ярдәм итүе һәм шәһәр инфраструктурасына йогынты ясавы турында фикер алышачак. Экспертлар Татарстанда тагын нинди цифрлы проектлар барлыкка килергә мөмкинлеген, төбәктә цифрлы технологияләрне куллануның нинди мисаллары барлыгын, барлык шәһәрләргә дә «акыллы» булырга кирәкме һәм мондый карарның халык өчен файдасы нәрсәдә икәнен ачыклаячак.

Спикерлар:
- Булат Габдрахманов, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары;
- Максим Булатов, Казан мэрының цифрлаштыру буенча киңәшчесе, Казанда Skillbox офлайн-мәктәбенә нигез салучы;
- Валерия Васильева, «ИТ-парк» ДАУның махсус проектлар юнәлеше җитәкчесе;
- Алексей Горбунов, "Шәһәрне үстерү институты" МБУ директоры.

Фикер алышуның модераторы: Сергей Магданов
Үткәрү вакыты: 14 март, 19: 00 сәгатьтә
Урыны: Бәшир Рәмиев ис. Ит-парк криптополигоны (2 нче кат)
Керү ирекле, сылтама буенча теркәлү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International