Түбән Кама халкына стартапларны ничек үстерергә кирәклеге турында сөйләделәр

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

Бүген «База» креатив индустрияләр үзәгендә стартап-берләшмә һәм бизнес вәкилләре өчен белем бирү чаралары узды. Чаралар Татарстан Республикасы муниципаль районнарында ИТ эшкуарлыкны үстерү һәм ИТ-паркның филиал мәйданчыклары эшчәнлеген популярлаштыру кысаларында уздырылды.

Спикерлар булып Стартап хаб резиденты, «ТР студенты» стартабына нигез салучы һәм «Peach Line» ИТ-компаниясе директоры Илнур Хаҗипов, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопаркның муниципаль үсеш секторы җитәкчесе Аяз Сәрвәров чыгыш ясады. Чаралар Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов катнашында ачылды.

Илнур Хаҗипов «ТР студенты» стартабын булдыру процессы һәм игътибарны нәрсәгә юнәлтергә кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук аралашу форматында спикерлар катнашучылар белән коммуникацияләр төзүнең мөһимлеген тикшерделәр, «экологик» аралашуның тирә-юньдәгеләрнең җитештерүчәнлеген ничек арттыруын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International