«Математика», «Материаллар белеме һәм материаллар технологияләре», «Электроника, радиотехника һәм элемтә системалары», «Төзелеш» һәм «Физика» юнәлешләре буенча «Мин – профессионал» бөтенроссия студентлар олимпиадасының йомгаклау этабының финаллары башлана. «Мин – профессионал» - «Россия мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектларының берсе . Олимпиада РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
20-24 март көннәрендә Россия университетлары мәйданчыкларында унөч юнәлеш буенча финал сынаулары узачак, шуларның бишесе Казанда үткәрелә.
Биш юнәлеш буенча финал сынаулары Казанда А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ мәйданчыкларында 23 һәм 24 март көннәрендә уза. Йомгаклау этабында әлеге фән өлкәләре буенча Татарстан Республикасы студентлары да катнаша ала: «Математика» (25 катнашучы), «Материаллар белеме һәм материаллар технологияләре» (22), «Физика» (13), «Электроника, радиотехника һәм элемтә системалары» (10).