ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Казан шәһәре Киров районы 4нче гимназиясендә укытучылар ноутбукларына электрон дәреслекләр урнаштыру башланды, һәм аларны уку процессында куллану буенча семинар үткәрелде.

Киңәшмәдә катнашырга кадр хезмәте вәкилләре чакырыла.

Киңәшмә Кремль урамы, 8 йорт адресы буенча узачак. Киңәшмә сәгать 14.00. башланачак.

Узган атнаны “112” мөрәҗәгатьләр кабул итү үзәге операторлары Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән 32 мең мөрәҗәгать кабул иткән. Оператор җавабын көтүнең уртача вакыты 17 секунд тәшкил иткән.

2014 елның 3-5 сентябрь Казанда нефть-газ форумы узаячак. IV Халыкара «GEO-КАЗАНЬ: Геологоразведка. Геодезия. Картография» махсуслашкан күргәзмәсе кысаларында III Халыкара фәнни-практик конференциядә узачак.


25
август, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы геопорталында “Проектлар” бүлегендә күп функцияле үзәкләр буенча ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүмат урнаштырылган.
26 августта 16.00-18.00 сәгатьтә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов гражданнарны кабул итә.

2014 елның августы ахырыннан Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru  яңартылган “Ачык мәгълүматлар” бүлеге эшли башлады.

Ел башыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына сервисның “Хастаханәләр һәм сырхауханәләр” категориясе буенча 409 мөрәҗәгать килеп ирешкән.


22
август, 2014 ел
җомга

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа сервис эшли баушлау турында хәбәр итә. ”Автоплатеж”сервисы аша  кулланучы тарафыннан башкарылган түләүләрне автоматик рәвештә башкаруны көйләп була. 

Беренче ярты елда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының тулай кереме 20 млрд 625,5 млн сум тәшкил иткән. 2013 елның беренче ярты елы белән чагыштырганда, үсеш темпы 0,6 процент тәшкил иткән. Бу хакта министрлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров белдерде. Утырышта республика Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International