Узган атнаны 112 экстрен хезмәте 32 меңнән артык мөрәҗәгать кабул иткән

2014 елның 26 августы, сишәмбе

Узган атнаны “112” мөрәҗәгатьләр кабул итү үзәге операторлары Татарстан Республикасының төрле төбәкләреннән 32 мең мөрәҗәгать кабул иткән. Оператор җавабын көтүнең уртача вакыты 17 секунд тәшкил иткән.

Экстрен хезмәткә мөрәҗәгать итүләрнең 29% сәламәтлек чараю белән бәйле, 16% - җәмәгать кагыйдәләрен бозу, 10% - юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле мөрәҗәгатьләр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан 112-системасы 2009 елның 17 июленнән бирле эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International