Татарстан мәктәпләренә электрон дәреслекләр кертә башладылар

2014 елның 26 августы, сишәмбе

Бүген Казан шәһәре Киров районы 4нче гимназиясендә укытучылар ноутбукларына электрон дәреслекләр урнаштыру башланды, һәм аларны уку процессында куллану буенча семинар үткәрелде.

Семинар ачылышында “Татарстан Республиксы мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Марина Владимировна Алексеева чыгыш ясады.

Яңа уку елыны беренче яртыеллыгында Татарстанның 52 мәктәбендә “Дрофа” нәшрияте чыгарган 5 сыйныфлар өчен “Биология” һәм 8 сыйныфлар өчен “Химия” электрон дәреслекләр куллана башлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International