Татарстан геопорталында күп функцияле үзәкләрне урнаштыру картасы пәйда булды

2014 елның 25 августы, дүшәмбе
Татарстан Республикасы геопорталында “Проектлар” бүлегендә күп функцияле үзәкләр буенча ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүмат урнаштырылган.
Интернеттан файдаланучылар өчен ТР геопорталында республиканың төгәл муниципаль берәмлегендә күпфункцияле үзәкләрнең урнашкан урынын, кыскача мәгълүмат, хезмәтләр исемлеген таба ала.
Якын арада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән файдалана алу максатыннан геопорталдан күп функцияле үзәкләр дәүләт хезмәте порталына күчү мөмкинлеген булдыру планлаштырыла.
Күп функцияле үзәк - гражданнар һәм юридик затлар дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр комплексын алу өчен документлар бирә ала торган бер бина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International