Больница һәм поликлиникалар эшчәнлегенә бәяне ТР дәүләт хезмәтләр Порталында “Халык контроле”ндә калдырып була

2014 елның 25 августы, дүшәмбе

Ел башыннан “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына сервисның “Хастаханәләр һәм сырхауханәләр” категориясе буенча 409 мөрәҗәгать килеп ирешкән.

Мөрәҗәгатьләр арасында сәламәтлек саклау учреждениеләренең кадрлар белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителмәве, белгечкә керү вакытын озак көтү, талоннар җитмәү, пациентларга хезмәт күрсәтү шартларының канәгатьләндерерлек булмавы, чыгым материаллары юклыгы һәм башкалар.

Шикаятьләрдән тыш, кулланучылар табибларга рәхмәт җиткергән мөрәҗәгатьләр дә калдыра, аларны система модераторлары кире кагарга мәҗбүр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International