Беренче ярты елда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының тулай кереме 20,6 млрд сумнан артып киткән

2014 елның 22 августы, җомга

Беренче ярты елда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының тулай кереме 20 млрд 625,5 млн сум тәшкил иткән. 2013 елның беренче ярты елы белән чагыштырганда, үсеш темпы 0,6 процент тәшкил иткән. Бу хакта министрлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров белдерде. Утырышта республика Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.

“Тулай керемнең үсеш темплары югары булмау Универсиада кысаларындагы эшләр төгәлләнү, шулай ук ил икътисадындагы катлаулы вәзгыятькә бәйле, - дип аңлатып үтте Юрий Багров. – Шулай да, тармак предприятиеләре эш активлыгын күтәрүгә һәм 2014 елның икенче ярты елындагы бурычларны үтәүне, нәкъ менә тулай керемне – 48 млрд сум һәм үсеш темпын 3 процент итүне максат итеп куя".

Структураның тулай кеременә анализдан күренгәнчә, агымдагы елның беренче ярты елында күп өлешен, ягъни 40 процентын кәрәзле элемтә алып торган. Мәгълүмати технологияләрнең тулай керем структарсындагы өлеше 35 процент тәшкил иткән, диде министрның беренче урынбасары.

2014 елның беренче ярты елында Татарстан территориясендә мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагының капитал кертемнәренә инвестицияләр күләме 1млрд 233 млн сум тәшкил иткән. Докладчы билгеләп узганча, төп кертемнәр элемтә инфраструктурасы үсешенә һәм мәгълүмат коммуникация технологияләрен кертүгә һәм мәгълүматлаштыруга юнәлдерелгән.

Алты айда тармак хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 25 840 сум тәшкил итте, дип белдерде Ю.Багров. “2013 елның беренче ярты елы белән чагыштырганда, үсеш - 9,2 процент”, - диде ул. Шулай ук предприятиеләрдә хезмәт хакы буенча бурычлар юк, киресенчә, ел саен хезмәт хакын 6-9 процентка арттыру күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International