ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2015 ел
чәршәмбе

17 майда сәгать 12.00 УНИКС зур залында КФУның ИТИС Югары мәктәбенең ачык ишекләр көне узачак.


12
май, 2015 ел
сишәмбе
Агымдагы елның дүрт аенда Татарстанда яшәүчеләр "Табибка кабул ителүгә язылу" хезмәтеннән 1,7 млн тапкырдан артык файдаланган.

8
май, 2015 ел
җомга

“Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмати системасында 2015 елның май аеннан яңа категорияләр булдырылды.

Бүген исемсез солдат һәйкәле янында Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән тантаналы митинг узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, “Таттелеком” ААҖ генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, “Татарстан Республикасы РТПЦ” РТРС филиалы директоры Владимир Якимов һәм “Татарстан почтасы” УФПС – “Почта России” филиалы директоры Регина Кузнецова катнаштылар.

Якты бәйрәм – Җиңү көне якыная! Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән сезне котлый! Шул исәптән сугыш ветераннары һәм инвалидлары өчен элемтә операторлары льготалы шартлар тәкъдим итә.


7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элемтә өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
112 экстрен мөрәҗәгатьләр кабул итү номеры популярлаша. Апрель аенда максималь шалтыратулар кабул итү теркәлгән.

Бүген ТР радиотелевизион үзәгендә Радио көненә багышланган чара узды. Хезмәткәрләргә бүләкләрне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм “Татарстан Республикасы РТПЦ” РТРС филиалы директоры Владимир Якимов тапшырдылар.

 
Бүген “Таттелеком” ААҖ  каршында, сугышчы-элемтәчегә һәйкәл ачылу уңаеннан, тантаналы чара булды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм Радио көненә багышланган иде. Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова һәм парламент Cекретаре Лилия Маврина, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгълүмәт һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов,“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, ТР Профсоюзлар федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова, Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Рөстәм Гафаров, сугыш һәм тыл ветераннары һ.б. катнашты.

Бүген ИТ-паркта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе оешмалары җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International