ЯҢАЛЫКЛАР


26
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Журналистлар сорауларына Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева җавап бирәчәк.

Цифралы тенологияләр заманында кесә телефоны һәр кешенең аерылмас бер өлеше булып тора.


23
октябрь, 2015 ел
җомга

Югары технологияләр өлкәсендә технопарк ИТ-парк Татарстанда 2009 елдан бирле эшли. Бүгенге көндә ИТ-парк резидентлары рәтендә 157 компания тора. 4 мең эш урыны булдырылган. ИТ-парк резидентлары эшчәнлеге буенча 2014 елда 8,7 млрд сум керем алынган, ә 2015 елның беренче яртыеллыгы буенча керем 3,65 млрд сум тәшкил иткән.

Агымдагы елның 26 октябреннән Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының 21.07.2015 кабул ителгән 259нчы номерлы “Оператор тарафыннан бушлай универсаль хезмәт күрсәтү буенча Интернет мәгълүмати-телекоммуникацион челтәре сайтлары исемлеге” боерыгы үз көченә керә.


22
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Саранскийда Идел буе федераль округы буенча тулы вәкиллекнең мәгълүмат яклау Координацион Советы утырышы узды. Чарада доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады.

Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарында кадрлар эшчәнлеген камилләштерү турында киңәшмәдә катнаштылар. Ул ТР мәдәният министрлыгында узды.

Россия Федерациясенең Хөкүмәте элемтә министрлыгы белән килешеп, Россиянең ИТ-кмопанияләренә льготалар саклап калды. Россия ИТ-компанияләре өчен льготалы иминият кертемнәрен 5 елга озынайту (2023 елга кадәр) турында карар тиз арада кабул ителәчәк.


21
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2015 елның 15-25 октябрь аралыгында Татарстан почтасы бүлекләрендә Бөтенроссиякүләм Әбүнәчеләр декадасы дәвам итүен искә төшерә.

Бу елның сентябрендә Россиянең яңа шәһәре Иннополиста яңа мәктәп ачылды. Әлеге мәктәпнең төп максаты: Россия һәм чит илләр мәгарифенең иң яхшы практикаларын берләштерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International